Тарих китапларына махсус хәрби операция турындагы бүлек кертеләчәк

Махсус хәрби операция турындагы бүлекне үз эченә алачак тарих дәреслеге быел ук сынап каралачак, ә 2024/2025 уку елында инде барлык мәктәпләргә кертеләчәк.

Россия Мәгърифәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, яңа дәреслекне тарихчылар, социолог, психологларның тулы бер командасы эшли. “Укучылар ил, дөнья хәлләре белән даими кызыксына, сорауларына җаваплар эзли. Укытучылар аларга дөрес мәгълүматлар табуга ярдәм итәргә тиеш. Юкса балалар мәгълүмат “сугышы” барган, ялган хәбәрләр белән тулган урыннарда җаваплар табачак. Шуңа күрә хәзер “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дәресләренә зур ихтыяҗ туды да”, – дигәннәр министрлыкта.

Исегезгә төшерәбез: мәгърифәт министры Сергей Кравцов өлкән сыйныф укучылары өчен махсус хәрби операция темасын үз эченә алган яңа дәреслекнең март аенда әзер булачагын белдерде. Аның әйтүенчә, тарих буенча курс программасында хәрби операциянең максатлары һәм бурычлары турында бүлек урын алган да инде. Ә яңа дәреслектә бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматлар биреләчәк.


Фикер өстәү