Төркия солдатлары махсус хәрби операциядә катнашу өчен Запорожье батальонына кушылган

Төркиядән 3 кеше Павел Судоплатов исемендәге ихтыярилар батальонына кушылган. Батальон Запорожье өлкәсендә оештырыла, дип яза ТАСС.

“Төркиядән россияле туганнарыбызга ярдәм итәргә килдек. Мин үзем дә, дусларым да – нацистларга каршы, биредәге хәлләрне беләбез, – дигән бер төрек егете (позывное –“Узун”). – Без Россиянең Украинага каршы түгел, ә Украина белән идарә итүче нацистларга каршы көрәшүен беләбез”.

Тагын бер солдат (позывное – “Лаз”), Төркия хакимияте сезнең карарыгызга карата ниндирәк мөнәсәбәттә булырга мөмкин, дигән сорауга, Төркия белән Россия – үзара әйбәт мөнәсәбәттә, шуңа күрә, минемчә, Әнкараның мөнәсәбәте уңай булачак, дип җавап биргән.


Фикер өстәү