Оборона министрлыгы үз ихтыяры белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның тагын җиде подразделениесе белән контрактларга кул куйган

Россия Оборона министрлыгы үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның өч бригадасы һәм дүрт аерым отряды белән контракларга кул куйган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Россия оборона министры Сергей Шойгуның ихтыярилар оешмаларының хезмәт эшчәнлеген оештыру тәртибен билгеләү турында боерыгын тормышка ашыру кысасында, Россия Оборона министрлыгы белән ихтыярилар корпусы подразделениеләре командирлары арасында чираттагы контрактларга кул куйды”, – диелгән оборона ведомствосы хәбәрендә.

Моңа кадәр Россия Оборона министрлыгының “Әхмәт” ихтыярилар отряды белән тәүге контрактка кул куелганлыгы турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү