Догалы уеннар башланды

Дин һәм милләтара дуслыкны ныгытабыз. Казанда хоккей буенча «Дуслык кубогы» III Бөтенроссия турниры ачылды. Анда илнең алты төбәгеннән 250 спортчы катнашачак.

Диннәр арасындагы дуслыкны ныгыту ниятеннән әлеге ярыш инде өченче тапкыр үткәрелә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, күпмилләтле Казан Россиянең спорт тормышында әһәмиятле урын алып торуын берничә тапкыр раслады. Башкала даими рәвештә Бөтенроссия һәм халыкара спорт чараларын уздыру урынына әверелде.

«Дуслык кубогы» турниры чын мәгънәсендә халык хоккей чемпионатына әверелде. Ул инде өченче тапкыр илебезнең төрле почмакларыннан үзешчән командаларны җыя. Катнашучы командалар безнең ике әйдәп баручы динне – православие һәм исламны тәкъдим итә. Күпмилләтле дөньяның нигезе һәм төп кыйммәте – халыклар арасындагы дуслык. Бу турнир исемендә дә чагыла, – диде ул турнирның ачылыш тантанасында.

Мөселманнарның һәм христианнарның бергәләшеп хоккей уйнау турниры дөньяның башка бер җирендә дә юк. Бу хакта тантанада кат-катискәрттеләр. Алексей Песошин да көндәшлекнеспорт мәйданчыкларында гына күрсәтәбез, ди.  

Бездәге халыкларның һәм диннәрнең тату яшәү традицияләре спортта дәвам итә. Тышкы көчләрнеңбезне аерырга тырышуына карамастан, без бердәмлекне саклыйбыз. Турнирның популярлыгыһәм тамашачыларның игътибары артыр, ә катнашучыларның географиясе киңәер, дип ышанам, – диде Хөкүмәт башлыгы.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе оештырган быелгы турнирда Россиянең 6 төбәгеннән 10 команда уйнаячак. ЯрышлардаКазан, Санкт-Петербург, Кузнецк, Мордовия һәмБашкортстан командалары катнашачак. Уенчыларарасында хәзрәтләр, руханилар, хокук саклауорганнары ветераннары, Татарстанның ЮгарыСуды, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка ведомстволар вәкилләре командалары бар. Шулайук, быелгы турнирда беренче тапкыр хатын-кызларда алка сугачак. Турнир Казанның Спорт сараендаһәм «Баско» Боз сараенда уза.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү