Рөстәм Миңнеханов кышкы чорда җәяүлеләр зоналарын карау буенча эшне көчәйтергә кушты

Рөстәм Миңнеханов шәһәр, район һәм ТКХ предприятиеләре җитәкчеләренә кышкы чорда җәяүлеләр зоналарын карау буенча эшне көчәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Бүген шәһәр мохитендә җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә җаваплы затларның игътибарын юнәлтәсем килә. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар аенда 579 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, алар җәяүлеләр зоналарының юл өслегенең тиешенчә каралмавы аркасында зыян күргән, шул исәптән 298 кеше — сынулар белән, 281 — бәрелүләр белән», — дип билгеләде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук соңгы атнада гына “Халык контроле” системасына кар чистарту буенча 1109 мөрәҗәгать килүен искәртте. Бу мәсьәлә аеруча Казан (755 мөрәҗәгать), Чаллы (173), Әлмәт (29), Лаеш һәм Спас районнарында яшәүчеләрне борчый.

Республика башлыгы гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирүне тәэмин итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.


Фикер өстәү