Украина Россия белән космик киңлекне тикшерүгә бәйле килешүне өзгән

Украина берьяклы тәртиптә Россия белән космик киңлекне тикшерүгә бәйле уртак эш турындагы килешүне өзгән.

Бу хакта, РИА Новости хәбәр иткәнчә, Югары Раданың министрлар кабинеты вәкиле Тарас Мельничук Telegramда язган.

«Украина хөкүмәте һәм Россия хөкүмәте арасында космик киңлекне тыныч максатларда тикшерү һәм куллану өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүнең гамәле туктатылды», — дип хәбәр итте Мельничук.

Шартнамә 1996 елның 27 августында төзелә, дип өстәде ул.


Фикер өстәү