Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Уникаль приборлар төзү фәнни-технологик үзәге директоры Марат Булатов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр Академиясенең Уникаль приборлар төзү фәнни-технологик үзәге директоры Марат Булатов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Инновацион эшләнмәләр, аларны республика икътисадының төрле тармакларында куллану мәсьәләләре каралды. Шулай ук Татарстан территориясендә югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү, фәнни кадрлар әзерләү һәм фәнгә талантлы яшьләрне җәлеп итү темалары да кузгатылды.


Фикер өстәү