Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә газ шартлау турындагы хәбәргә ачыклык кертелгән

Татарстанның телеграм-каналларында Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә (РКИБ) газ баллоны шартлау турында хәбәрләр таралган иде. “Татар-информ” аларга ачыклык керткән. Агентлыкка хастаханәнең матбугат хезмәтендә белдерелгәнчә, РКИБта кислород торбаларына (алар кислород белән тәэмин итү системасына тоташтырылмаган булган) опрессовка ясалган,

Шул ук вакытта “Татар-информ”га Россия МЧС Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, ремонт эшләре барышында, бер заглушканың очып чыгуы шартлауга охшаш тавыш барлыкка китергән. Шуңа күрә, бәладән башаяк, дип ашыгыч хезмәтләр чакыртылган.
Хастаханәдә басым ясап әйтүләренчә, зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү