Лилия Хәйруллина ябыкканчы нинди булуын күрсәтте: «Ничек авыр булганын үзем генә беләм»

Татар эстрадасының танылган җырчысы Лилия Хәйруллина тазарак чактагы фотографияләрен күрсәтте. Җырчының социаль челтәрләрен күзәтеп баручылар беләдер — хәзер Лилия дөрес туклана, көн саен диярлек спорт белән шөгыльләнә.

Лилия ябыгу процессынның әллә ни җиңел булмавын да яшерми: «Ничек авыр булганын үзем генә беләм. Күп әйбердән баш тартырга туры килде» ди ул. Фотографияләр астында җырчыга таза чагында да бик матур булуын язганнар. Моңа җавап итеп Лилия Хәйруллина ул чакта үзенә ошамавын да әйткән.


Фикер өстәү