Йолдызнамә | 6 — 12 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04) Сөйкемле, мөлаем булуыгызның файдасын күреп, гүя бәхет диңгезендә йөзәрсез. Тирәгездәгеләрнең игътибарлы мөнәсәбәте дәрәҗәгезнең үсүенә һәм хәтта акчагызның ишәюенә китерер. Атна уртасында үзенчәлекле тәкъдимегез хезмәттәшләрегезгә сәеррәк тоелса да, шул гына килеп туган четереклерәк хәлдән чыгуга ярдәм итәр.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эштә шәп уңышлар көтелә. Нәкъ менә хәзер сез чын мәгънәсендә лидер һәм оештыручыга әйләнәчәксез. Ләкин юк-бардан кызып китмәскә, вак-төяк хата өчен коллегаларыгызны әрләмәскә тырышыгыз. Юкса…

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Күркәмлегегез тагын да артыр. Матурдан-матур мактау сүзләре башыгызны әйләндереп җибәрер. Иң кызыгы – аларның барысы да дөрес! Инде килеп, күңел түрегездә әллә кайчаннан бирле сакланып килгән теләкләрегезнең үтәлә башлавын сизеп, балаларча сөенерсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Бу атнада юл куя белү, ихтыяр көче кебек сыйфатлар кирәк булыр. Атна башында карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге шәйләнә башлар. Ләкин белеп торыгыз: көндәшләрегез дә йоклап ятмый. Шуңа күрә эштә дә, сүздә дә саграк булыгыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Сәфәр чыгу көтелә бугай. Яңа танышларыгызга һәм аларның тәкъдимнәренә игътибарлырак булыгыз: юкса үзегез өчен кирәкле кайбер әйберләрне күз уңыннан ычкындыруыгыз бар. Атна ахырында әйбәт кенә керем көтегез.

Кыз (24.08 – 22.09) Көч-куәтегезнең ташып торуы үтә авыр мәсьәләләрне җәһәт кенә ерып чыгу мөмкинлеге бирер. Атна урталарында планнарыгыз 180 градуска үзгәрергә мөмкин. Бу – тормышыгызга берникадәр буталчыклык керткән сәбәпләрне юкка чыгару нәтиҗәсе.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эштәге аз-маз гына үзгәрешләргә дә чиктән тыш игътибарлы булыгыз: уяулыкның беркемгә дә зыян салганы юк әле. Җитәкчегез белән уртак тел табып куярсыз. Әйбәт кенә мөмкинлекләргә юл ачачак бу.

Чаян (24.10 – 22.11) Тормышыгызда инде күптәннән зарыгып көтелгән уңай үзгәрешләр булыр. Очрашу-күрешүләр күп вакытыгызны алыр, аның каравы алар якын киләчәктә әйбәт кенә керемнәр китерер. Күңел кылларын тибрәндереп җибәрердәй хәбәрләр ишетелер.

Укчы (23.11 – 21.12) Кыюланып китүегез авыр гына бер мәсьәләнең очына чыгуга ярдәм итәр. Эчке кичерешләрегезне беркемгә дә сөйләмәгез: гайбәтчеләр теленә керүегез бар. Хезмәттәшегезнең кәмитрәк тоелган бер киңәше уңайсыз хәлгә төшүдән саклап калыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Һөнәри осталыгыгызны чарлау өчен менә дигән мөмкинлекләр барлыкка килер. Озакламый карьерагызда бик шәп чагылыш табачак бу! Иң мөһиме – җитәкчегез белән бәхәсләшмәскә, кайбер мәсьәләләрне аннан әйбәтрәк аңлавыгызны күрсәтмәскә!

Сукояр (21.01 – 19.02) Бик күп аралашырга туры килер. Нәтиҗәдә башыгыз файдалы мәгълүматлар белән шыплап тулыр. Атна урталарында саллы гына акча көтелә. Дусларыгыз арасыннан берсе оптимистик рухтагы хәбәрләр ирештерер.

Балык (20.02 – 20.03) Зуррак вазыйфага билгеләнү ихтималы гаять зур. Җитәкчегезгә каршы әйтеп, планнарын гына боза күрмәгез берүк! Гомумән, уңайлы чор. Көч-куәтегез артыр, үзегезгә гүя яңа сулыш өрелгән кебек булыр.


Фикер өстәү