Җир тетрәүдән соң туристлар Төркиягә оча аламы?

Бүген Төркиядә соңгы 100 елда иң көчле җир тетрәү булды. Магнитудасы — 7,8 балл. Җир тетрәү тагын 14 илдә сизелә: Грузия, Арммәнстан, Мисыр, Кипр, Израиль, Болгария, Грециядә.

Төркиядә һәм Сүриядә фаҗига масштабын әле бәяләп бетерә алмыйлар. Хәзерге вакытта Төркия хакимияте рәсми рәвештә 912 һәлак булучы, Сүрия 230 корбан турында хәбәр итте. 5 меңнән артык кеше яраланган, меңләгән биналар җимерелгән, өемнәр астында күпме кеше булуы билгеле түгел.

Җир тетрәүдән соң туристларга Төркиягә очарга мөмкинме? Киләсе көннәргә билет сатып алынган булса, нишләргә?

Истанбулга, Антальяга һәм башка зур аэропортларга самолетлар оча. Бу хакта kp.ru яза.

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы җир тетрәү Россия авиакомпанияләре рейсларын үтәүгә тәэсир итмәде, очышлар тиешенчә башкарыла, дип белдергәннәр Росавиациядә.

Антакья, Хатай һәм Газиантеп аэропортлары (анда очыш полосасы тулысынча җимерелгән) ябылган. Россиядән бу һава портларына рейслар башкарылмый да.


Фикер өстәү