10 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Дипломатлар көне

Россия Президенты указы белән 2002 елның 31 октябрендә Россия Тышкы эшләр министрлыгының 200 еллыгы уңаеннан гамәлгә куела. Бу датаның тарихы исә 1549 елның 10 февраленә барып тоташа. Әлеге көнне илебез тарихының тышкы сәясәтендә беренче булып Илчеләр турындагы боерыкка кул куела.

Үтүк туган көн

Кием үтүкләү мәрәкәсе гасырлар буена бик зур уңайсызлык тудырган. Мәсәлән, борынгы греклар моның өчен тимер җайланмалар кулланганнар, Россиядә исә юылган керне уклау ярдәмендә үтүкләгәннәр. Үтүк турында беренче истәлекләр 1636 елның 10 февралендә рус патшасы сараендагы чыгымнар китабында табылган. Бу көнкүреш приборының бәясе – 5 алтын торган, авырлыгы 10 килограмм булган.

Бөтендөнья бөртекле-кузаклы культуралар көне

БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2018 елның 20 декабрендә Буркин-Фасо инициативасы гамәлгә кергән истәлекле дата. Бәйрәмнең максаты – бөртекле-кузаклыларның туклыклы сыйфатлары, азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә аларның роле турында хәбәрдарлыгын арттырудан гыйбарәт.

Александр Пушкинны искә алу көне

1837 елның 10 февралендә Санкт-Петербургта фаҗигале дуэльдән соң бөек рус шагыйре Александр Пушкин вафат була.

Бөек рус шагыйре үзеннән соң зур мирас калдыра. Аның әкиятләре балаларны рус халкының теле һәм мәдәни хәзинәләре турында белемнәр белән баета.

82 ел элек (1941) Татар дәүләт опера театрында балет коллективы барлыкка килә

Шуңа күрә Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Дәүләт театрын опера һәм балет театры дип атарга карар кыла. 1945 елда Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетының премьерасы уза.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү