Танылган төрек телесериалы йолдызының туганы Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә әти-әнисез калган сабыйны тәрбиягә алачак

Ханде Эрчелның кыз туганы  ире белән опека органнарына мөрәҗәгать иткән дә инде.

“Постучись в мою дверь” телесериалы йолдызы Ханде Эрчелны апасы  ире белән бергә Төркиядә җир тетрәү сәбәпле әти-әнисез калган баланы уллыкка алырга җыена. Бу хакта “СтарХит” хәбәр итә.

Гамзе  Эрчел ире Джанер белән җир тетрәгәннән соң исән калган бер ятимне гаиләсенә алу үтенече белән опека органнарына юллаган мөрәҗәгатьләрен социаль челтәрләрдә күрсәткән.

“Үтенечегез сез яши торган шәһәрнең гаилә һәм социаль хезмәт эшләре идарәсендә каралачак. Шуннан соң сезнең белән элемтәгә керәчәкләр”, – дип җавап язып җибәргәннәр гаилә парына.

Аларның Мави исемле ике яшьлек кызлары бар. Сабыйда узган елның язында яман шеш тапканнар.
“Ятим баланы гаиләбезгә алу өчен гариза тапшырдык. Авыр һәм озакка сузыла торган эш, тиз генә җавап көтү мөмкин түгел. Әмма моның өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә карар иттек”, – дип аңлаткан үзләренең гамәлен Джанер.


Фикер өстәү