Бөгелмәдә махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булучы Михаил Спиринны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә «Бөгелмә газетасы».
Ир-ат РФ Кораллы көчләре сафларына 2022 елның 22 сентябрендә Россия президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган.
Михаил Спирин 2023 елның 4 февралендә батырларча һәлак булды, дип хәбәр ителә. Ир-атның хатыны һәм ике баласы калган.