Төркиядә коткаручылар җир тетрәүдән соң алтынчы көнне дә исән калган кешеләрне җимерекләр астыннан чыгаруны дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы җирле гаммәви мәгълүмат чараларына сылтама белән яза.
Mynet яңалыклар порталы мәгълүматлары буенча, табигый бәла-казадан соң 150 сәгать узгач Хатай провинциясендә бер кызны коткарганнар. Аның төгәл яше билгеле түгел, коткаручылар аңа ике яки өч яшь булырга мөмкин, дип фаразлый.
Hürriyet газетасы билгеләп үткәнчә, эзләү-коткару операциясенең 149нчы сәгатендә шул ук Хатай провинциясендә җимерекләр астыннан эпилепсия белән авыручы Мостафа исемле 35 яшьлек ир-атны чыгарганнар. Аны, урында беренче ярдәм күрсәткәннән соң, хастаханәгә озатканнар.
Yeni Şafak газетасы язуынча, операциянең 140нчы сәгатендә Хатайда көмәнле хатын-кыз һәм аның туганын коткарганнар. Аларның тормышына бернинди куркыныч та янамый, икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat