Россиялеләргә 10ар мең сум бирәчәкләр

Февраль аенда яңа акчалата түләү биреләчәк. Аны төрле категориядәге кешеләр алырга мөмкин. Пособиенең уртача күләме – 10 000 сум. Акча пластик картага күчереләчәк, дип хәбәр итә “PRIMPRESS”.

Түләү 2023 елның гыйнварында кертелгән. Аны 16 яшькә кадәрге балаларга, йөклелек буенча иртәнге срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга алырга мөмкин.

Акча гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк булганда бирелә. Шулай ук ата-ананың мөлкәте дә игътибарга алына. Мөлкәте исемлектә билгеләнгәннән зуррак булган очракта, пособие түләнелми.

Документлар 10 эш көне эчендә карала. Уңай карар кабул ителсә, акча 5 эш көне эчендә гаиләнең счетына күчерелә. Узган атнада шундый карар кабул ителгән очракта, акча 17 февральгә кадәр банк картасына килә.
Түләү күләме, гаиләнең мохтаҗлыгына карап, төрлечә булачак.


Фикер өстәү