Төркиядәге җир тетрәү вакытында Россиядән килгән мәктәп укучысы һәм әнисе һәлак булган

Төркиядә куркыныч җир тетрәү вакытында россияле Элен Каплан һәм аның улы Алим һәлак булган. Фаҗига турында мәгълүмат Рязань шәһәренең 1 нче мәктәбенең рәсми сайтында пәйда булды, яшүсмер шунда укыган.

Җиденче сыйныф укучысы Алим Төркиядә дәваланган була. Аны һәм әнисен коткара алмаганнар.

Исегезгә төшерәбез, 7,8 магнитудалы җир тетрәү Төркиянең, Сүриянең һәм башка илләрнең күп кенә төбәкләренә кагылды.

Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә 30 меңгә якын кеше һәлак булган


Фикер өстәү