Ит урынына – чикерткә? Республикада микротерлекчелекне үстерү турында уйланалар

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада микротерлекчелекне үстерү турында уйланырга тәкъдим итте. Белгечләр исә, ата-бабалар чикерткәсез яшәгән, анысыз да яшәрбез, ди. Ә сез  бөҗәкләр ашарга әзерме?

Җаны теләгән елан ите ашаган

Гыйнвар аенда Европада өй чикерткәләрен ашарга рөхсәт итүне күздә тоткан яңа закон гамәлгә керде. Айрат Хәйруллинның да үзенең телеграм-каналында ризык итеп куллану өчен чикерткә үрчетергә тәкъдим итүе күпләрне гаҗәпкә калдырды. Бөҗәк ашау безнең өчен бигрәк чирканчык нәрсә булып тоела бит ул. «Иткә  бик яхшы алмаш. Итне җитештерүгә караганда экологиягә дә азрак зыян сала», – дигән фикердә Айрат Хәйруллин. Әлеге бөҗәкләрдә аксым, витаминнар, клетчатка, минераллар күп икән.

Министр Европа берлегенең чикерткә порошогын төрле ризыкларда куллануны хуплавын да телгә алган. Шул ук вакытта: «Спортчылар өчен бөҗәк оныннан ясалган батончиклар бар инде. Аларны күбрәк кешенең куллануына ничегрәк карыйсыз?» – дип, башкаларга да уйланырга урын калдырган ул.

Газетабызның «ВКонтакте» сәхифәсендә дә әлеге хәбәргә карата укучыларыбыз төрле фикерләр язган. Әлбәттә, алар бака да, таракан да, чикерткә дә ашарга риза түгел.

– Кайчандыр басуларда мал азыгы өчен балтырган үстереп караганнар иде. Нәтиҗәдә табигатьнең иң гүзәл урыннары юкка чыкты. Бездә яхшы булсын дип башлыйлар, әмма начар тәмамлана. Әйдәгез, моңарчы ашаган ризыкны гына ашап яшик әле. Инде безнең геннар шуңа ияләнгән. Басу-кырларыбыз да чиксез, – дигән  Зөлфия Гыймадиева.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәгеннән, өй чикерткәсе үрчетүче яки бу эш белән шөгыльләнергә теләүче фермерлар юкмы, дип кызыксындык. «Бездә андый хуҗалыклар юк», – дип җавап бирделәр.

Эшкуарларның үзләренең дә фикерләрен белештек. Баулы районында  авылда  лаборатория ачып, анда  бодай үрентесеннән продукция ясап сатучы, заманча фикерле Әхмәтовлар бар. Кызык, алар әлеге яңалыкка ничек карый икән?

– Мондый  мәгълүматны ике ел элек ишеткән идек инде. Ул вакытта ирем: «Бу җирәнгечне ашаучылар булырмы икән?» – дип гаҗәпләнгән иде. Безнең  җитәкчеләрнең чикерткә ашарга тәкъдим итүенә аптырадык. Аны ашау яхшы түгел. Без чикерткә үрчетү белән шөгыльләнә алмас идек, – диде Алинә Әхмәтова.

Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин, үз фикерен белдереп: «Мин табигый продукт яклы, әллә нинди Кытай азыклары кирәкми. Мөселман кешесенә андый ризыкларны ашарга ярамыйдыр дип саныйм»,  – диде.

Корт түгел, ит!

Балык Бистәсе районы башкарма комитетының инвестицияләр җәлеп итү бүлеге җитәкчесе Дилүс Гатиятовның да фикерен белештек.

–  Микротерлекчелек белән шөгыльләнергә кушу – башка сыймаслык нәрсә. Савым сыерларын, ит токымлы мөгезле эре терлекләрне арттырырга кирәк. Чикерткә үрчетү хет шунда  миллиард сумлык табыш китерсен, эш түгел бу. Авыл хуҗалыгын күтәрү турында уйларга кирәк.  Республикада менә дигән кошчылык фабрикалары бар. Үз җирлегебездә тырышып эшләсәк, халкыбызны туйдырырлык көчебез дә, җиребез дә, мөмкинлекләребез дә бар, – диде Дилүс Гатиятов.

Балтач районының күппрофильле Салавыч лицееның биология укытучысы  Резеда Бәдгыева исә, кеше киләчәктә бөҗәкләр куллана башлар, дигән фикердә.

– Бу минем өчен яңалык түгел. Кайбер илләрдә бөҗәкләрнең җитлеккән затлары (имаго) яки аларның кортлары белән тукланганнарын ишеткәнем дә, укыганым да бар. Кайбер бөҗәкләр кеше организмына файда китерүче аксым, витаминнарга бай. Аларны кайбер җитди авыруларны дәвалау өчен кулланалар. Кеше бөҗәкләр ашый башлармы, дигән сорауга килгәндә, башлар дип уйлыйм. Галимнәр, тикшеренүләр уздырып, аларның файдалы якларын күбрәк ачсалар, адәм баласы да бөҗәк ашауга күчәргә мөмкин. Шуны да онытмаска кирәк: алар төрле авыруларны таратучылар да булып торалар, – ди Резеда Бәдгыева.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев киләчәктә сыерларның кирәге калачак дип саный. «Без бит әле болай гына түгел, авыл сөте,  авыл тавыгы дип ашыйбыз», – ди ул.

– Әгәр дә җанварлар дисәк, тавык, куян, күркә ите ашыйбыз. Атны, сарыкларны суябыз. Чит илләр бөҗәк ашау  мәсьәләсен күптән күтәрә.  Ясалма ит тә җитештереп карадылар. Һәр нәрсәне ясап, үлчәп карыйлар. Дөрес, барысы да уңай гына килеп чыкмый, – ди Таһир Һадиев.

Таһир Һадиев белдергәнчә, адәм баласын җир туендыра. Бигрәк тә безнең якларда. Тик сөрүлек җирләр елдан-ел кими. Бу җирләргә юллар  салалар, сатып та алалар…  1961 елда  республикада яшәүче бер кешегә 120 сутый җир туры килсә, хәзер ул 80 сутыйдан артмый. Шуның өчен министрның сүзендә уңай фикер ята дип саный ул.

– Бу  – ниндидер юлларның берсе. Миңа калса, ияләшмәгән кешегә, бәлкем,  кирәк тә булмас. Кешегә ашатканчы, башта малларга ашатып карарга кирәк. Аларның рационына һәрвакыт ниндидер кушымталар өстәлә. Үзебез дә кара ипи ашап, су гына эчмибез, төрле витаминнар  кулланабыз, – диде Таһир Һадиев.

Кем белсен, киләчәктә, бәлки, адәм баласына чикерткәдән җитештерелгән ризыклар да ашарга туры килер. Монысын вакыт күрсәтер. Әлегә исә борынны җыерабыз. Бөҗәкләр – бөҗәк, ә без кеше булып калыйк.

Фикер:

Илһам хәзрәт Сабанчин, Татарстан Диния нәзарәтенең Шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгече:

– Хәнәфи мәзһәбе буенча, бөҗәкләр ашау тыелган («Әл-Мәбсут», имам әл-Сәрахси, 11/399 һ.б.). Галимнәр фикеренчә, моның сәбәбе – бөҗәкләрнең җирәнгеч кыяфәте. Бу хакта «әл-Әгъраф» сүрәсенең 157 нче аятендә әйтелә: «Ул аларны яхшылыкка өнди, начарлыклардан тыя, пакь нәрсәләрне аларга хәләл итә, кабахәт нәрсәләрне исә аларга хәрам кыла». Моннан искәрмә булып саранча тора, пәйгамбәр Мөхәммәд аны ашарга рөхсәт иткән («Әс-Сунан әс-сәгыр», имам әл-Бәйхакый).

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү