Солдат хатыны: «Ике балабызны да әтиләренең озакка китәсенә әзерләдек…»

Ирләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Гүзәл Рамазанова әнә шулай ди. Аның Дамиры хәрби операциядә. Ул анда илен сакласа, Гүзәл монда, тылдагыларны берләштереп, бер учка җыеп тора.

– Ирем армиядән сержант булып кайткан иде. Чакыру башлангач та, китәсен яхшы белде. Ул моңа әзер иде. Ике балабызны да әтиләренең озакка китәсенә әзерләдек. Илдәге хәлләрне чамалагач, мин үземне кулда тотарга өйрәндем. Ирләребезгә безнең елаганны күрү җиңел түгел икәнен беләм бит, – ди Гүзәл. – Бик рәхәттә яшәгәнбез икән бит без. Тормыш барысына да өйрәтте хәзер. Әле ярый ирем бар дип утырмаганмын, машина йөртергә өйрәнгәнмен дим. Дамир «Казан ЭКСПО»да чакта атна саен янына барып йөрдем.

Дамирны икенче эшелон белән алып китәләр. Алар Шәмәрдәннән 30 егет була. Менә шул 30 кешенең гаиләсе берләшеп, социаль челтәрдә үз төркемнәрен булдырганнар. Берсе элемтәгә чыкмаса, икенчесе борчылмаска дип хәбәр сала, ди.

– Ул төркемдә балаларын көтүче әниләр, ирләрен кө­түче хатын-кызлар бар. Уйлар, хисләр уртак безнең. Әмма башны имибез. Ирләргә без терәк булырга тиеш. Балалар да әтиләрнең кайтуын көтеп торалар. Олысы 2 нче сыйныфта укыгач, кая киткәнен, нишләгәнен аңлый. Кечесенә әле 4 кенә яшь. Анысы үзалдына сөйләп тә йөри. Никтер ул әтисен киләсе кышта кайта дип көтә, – ди Гүзәл. – Ирем белән шулкадәр горурланам. Беләсезме, Казанда чакта бер көнгә өйгә алып кайттым. Юлда бер кибеткә туктадык. Шунда олы яшьтәге бер бабай килеп: «Улым, бармыйча калып булмыймы соң?» – ди. Шунда Дамир: «Мин сезне, гаиләмне сакларга тиеш бит, абый! Илемне яклап барам», – диде. Шул чакта тәннәрем чемердәп чыкты. Мин чын ир-ат ышыгында яшәгәнмен икән бит!

Дамир иркә малай булып үсми. Гаиләдә кызлардан соң көтеп алынган малай булса да, әти-әнисе аны чын ир итеп тәрбияли. Гүзәлне бер баласы белән кияүгә ала. Үзен дә ярата, сабыен да үз итә. Менә шушы адымы да аның чын егет икәнен күрсәтә.

– Әнигә бик кыен инде. Аны да аңлыйм. Кадерләп үстергән баласы бит. Мин аңа гел, көчле бул, дип кенә торам. Безгә генә килгән борчу түгел бит, ил белән күтәрәбез. Без – бик көчле халык. Авыр чакта бердәм була беләбез. Ирем дә: «Без монда бер гаилә кебек булып беттек инде», – ди. Без дә шулай. Районыбыз белән солдатларны кайгыртабыз. Элек Шәмәрдәндә гуманитар ярдәм җыю юк иде. Иремә һәм аның дусларына дигән күчтәнәчләрне башка волонтерлар аша биреп җибәрә идек. Уйлаштык та үзебез  җыярга булдык, – ди Гүзәл.

Шушы көннәрдә алар җыйган ярдәм егетләргә киткән дә инде. Кирәк-ярактан башка, егетләргә хатлар да язып салганнар. Мәктәп укучылары рәсем ясаган. Солдатлар үзләре дә яшерми, әнә шул сабый кулы белән ясалган сурәтләрне күргәч, алардан килгән ихлас хатларын укыгач, күңелләре дә тула, шатланалар да.

Шул хатлар арасында әтисен өзелеп көтүче кызчыкныкы да була. Мәктәпкә бармаса да, язарга өйрәнгән бу сабый: «Әтием, мин сине яратам», – дип, зур хәрефләр белән язып җибәргән. Әтисе исә нәниенең хатын күкрәк түрендә йөртә.

– Кайчакта каты бәгырьле булып та тоеламдыр. Әмма мин көчле булырга тырышып яшим. Һәр сөйләшүемдә ирем моны сизә. Мин аның белән, ул минем белән горурлана. Бергә булганда, без барысын да җиңәчәкбез. Дамир тәмле бәлешләрне сагынганын да әйткәләп куя. Ул болай да пешергәнемне мактап ашый иде. Алла боерса, мул табыннар янына җыелып утырасылар алда әле. Исән-имин генә була күрсеннәр. Егетләрне көтәбез, – ди ул. – Бу аерылышу безне сынады. Бер-беребезнең кадерен белдек.

Ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:

Гүзәл Илдус кызы Рамазанова исемендәге Саклык (Сбер) банкы картасы номеры:

4817 7601 0007 6334

Карта 89393313593 номерына беркетелгән

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү