Татарстанда көллиятне тәмамлаучыларга белгечлеге буенча 5 ел мәҗбүри эшләү таләбен куярга җыеналар

Юкса уку йортын тәмамлап чыгучылар үзләрен укыткан өчен бирелгән акчаны дәүләткә кире кайтарырга тиеш булачак.

Татарстанда көллиятләрне тәмамлаучыларга белгечлеге буенча 5 ел мәҗбүри эшләү таләбен куярга җыеналар. Республика мәгариф һәм фән министры Рамил Хәйруллин шундый тәкъдим белән чыккан, дип яза “Коммерсант”.

Аның әйтүенчә, моны законда билгеләргә кирәк. Хәйруллин фикеренчә, уку йортын тәмамлаучы егет-кызлар теге яки бу учреждениедә белгечлеге буенча 5 ел мәҗбүри эшләүне күздә тоткан контрактка кул куярга тиеш.
— Мөмкин эш түгел, дип санаса, үзен укыткан өчен бирелгән акчаны дәүләткә кире кайтарсын. Монда гаҗәпләнерлек берни юк. Юкса дәүләт акчасы юкка исраф ителгән булып чыга, дигән министр урынбасары.


Фикер өстәү