Россия коткаручылары кәстрүл тулы акча тапканнар

Россия коткаручылары Төркиядә хәрабәләр астында зур суммада акча тапкан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

«Җир тетрәүдән соң өемнәр астында кеше эзләү дәвам итә. Шундый эшләр вакытында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 100 долларлык купюралар белән тутырылган кәстрүл тапкан. 150 мең доллар табылган акча урындагы полициягә тапшырылды», — диелә хәбәрдә.

Төркия һәм Сириядәге җир тетрәүләр нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 35 меңнән арткан



Фикер өстәү