Кола ярымутравы – саамнар ватанына сәяхәт

Туган ил буйлап

Календарьдагы вакыйгаларны барлап утырганда күзем төште: февраль аенда Халыкара саамнар көнен дә билгеләп үтәләр икән. Соңгы вакытларда халык исәбен алу нәтиҗәләреннән алган тәэсирдәнме, аз санлы халыкларның язмышы бигрәк тә  игътибарны җәлеп итә. Алда ни көтә, дип уйлана башлыйсың. Без Кола ярымутравына, саамнарның тарихи ватаннарына моннан ике ел элек барып чыккан идек. Дөрес, пандемия сәбәпле, күп нәрсәгә чикләүләр кертелгән иде ул вакытта. Әмма күргәннәре дә бүгенгедәй күз алдымда.

Саамнар

XI гасырда беренче христиан миссионерлары килгәнче, мәҗүсиләр булып, табигать кануннарына буйсынып яшәгән өчен, саамнарны шаманнар, күрәзәчеләр дип атаганнар. Әле хәзер дә аларда диңгез җанын юмалау өчен суга бакыр акча ыргыту гадәте яши икән. Чөнки аучылык һәм болан асрау белән беррәттән, балык тоту – аларның төп һөнәрләре. Дөрес, заманына күрә аларның да тормышы үзгәрә. «Яшел елан» гомерләрен кыскартуга бер сәбәп булса, кышкы көтүлекләрен тартып алганнан соң, боланчылык белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә кими. Шулай итеп, җирле халык борын-борыннан килгән тормыш итү рәвешеннән мәхрүм кала. Яңа хакимият алып килгән яңача тормышка күнегергә теләмәүчеләрнең шактые егерменче-утызынчы елларда репрессия корбаны була. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң алар күпләп Норвегия, Швеция, Финляндиягә күчеп китәләр.

Хәзер Җир шарында 80 меңнән артык саам исәпләнсә, аларның 1500 тирәсе генә Мурманск өлкәсендә яшәп калган. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган гасырның 90 нчы елларында ук аларның яртысыннан артыгы үз ана телендә сөйләшә алмаган. Википедиядә күрсәтелгәнчә, Швециядә Саам парламенты эшли, һәм анда саам теле, швед, фин телләре белән беррәттән, дәүләт теле булып тора. Саам халкы Төп халыкларның бөтендөнья советында дәүләт әгъзасы буларак теркәлгән.

Умба

Ярымутрауның күпчелек өлеше поляр сызык аръягына урнашкан. Ак диңгезгә чыгучы Кандалакша районына килеп керүгә, беренче тукталган урын Умба бистәсе булды. Монда яшәгән халык борын-борыннан, нигездә, балыкчылык белән шөгыльләнгән. Умба елгасы аша күпер салынган. Аның бер ягында – XV гасырда  ук барлыкка килгән агач Помор авылы. Ул инде ярым җимерек хәлдә. Икенче якта – совет чорында төзелгән таш бистә. Аның барлыкка килүе биредә урман кисү эшләренә бәйле. Кышын әзерләнгән нарат әрдәнәләрен язын сал белән дә агызганнар, транспортка да төяп җибәргәннәр. Элегрәк урман күбесенчә экспортка озатылган, соңга таба Россия ихтыяҗлары өчен дә киселгән. Шул чорда йортлар, мәктәп, хастаханә төзелгән, электр, радио, телефон элемтәләре килгән. Ул чакта бистәнең исеме дә үзгәргән: Лесной дип йөрткәннәр. Хәзер исә ул иске исеменә кайткан. Анда инде агач эшкәртү заводы да юк. Сирәк кенә вак таш җитештерү белән шөгыльләнәләр.

Диңгез суын кайнатып тоз җитештерү максатыннан, яр буендагы урманнарны да кисеп бетергәннәр. Яр буенда терлек көтүләренең күпләп йөрүе дә зыян салган, дип сөйлиләр. Чөнки җирнең өске катламында үсемлек заты калмагач, ком һәм җил һөҗүмгә күчкән. Шулай итеп, биредә Кузомень чүллеге барлыкка килгән. Якындагы авыл үзе дә шул исем белән атала. Хәзер инде монда яр буйлары ишелә, йортларның чоңгылга төшеп китү куркынычы да бик зур. Иң начары – уылдык чәчү өчен балык керә торган елга тамагы саега. Ә бу – төп шөгыле балык тоту булган халык эшсез дә, ашсыз да кала дигән сүз.

Немец борыны

Төп максатыбыз – Россиянең Европа материгындагы иң төньяк ноктасы – Немец борынына барып җитү иде. Димәк, без Средний һәм Рыбачий ярымутрауларына юл тотарга тиеш булабыз. СССР заманнарында бу ярымутраулар ябык хәлдә торып, анда хәрби базалар урнашкан була. Ярымутрау 2000 нче елларда ачылган. Контроль-тикшерү пунктында хәзер бары тик паспорт кына сорыйлар. Шулай да онлайн рәвештә Табигый байлыклар министрлыгы вәкилләрен кисәтеп куюны кирәк дип саныйлар.

Бу төбәкнең тарихы күп очракта хәрби операцияләр һәм бәрелешләргә бәйле. Рыбачий Бөек Ватан сугышы вакытында стратегик әһәмияткә ия була. Ярымутрауны саклап калу бөтен Кола ярымутравының, Мурманск шәһәре һәм аның туңмый торган портының иминлеген тәэмин итә, шуңа күрә Германия командалыгы әлеге җирләрне басып алуга зур көч ташлый. Средний ярымутравын материк белән тоташтыра торган Мустатунтури сырты аша фронтның төньяк сызыгы уза. Бу – немецлар фронт чиген өзә алмаган бердәнбер урын. Безнекеләр ярымутрауны өч ел ярым дәвамында үз кулларында тота. Монда нинди зур югалтулар булганлыгы хакында тарих битләрендә язып калдырылган. Бу җирләр кан белән сугарылган.

Ярымутрауда хәзер бистә-авыллар юк инде. Туристлар өчен берничә бәләкәй база гына төзелгән. Тау сыртының итәгендә – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориал куелган. Немец борынында бары тик бер маякчы хезмәт күрсәтә торган маяк, шуннан ерак түгел метеорологик станция һәм зур булмаган хәрби часть кына урнашкан.

Монда килгән туристлар, гадәттә, Териберкага да кагылмый калмыйлар. Баренц диңгезе буенда урнашкан бу бистә – илнең төньяк Европа өлешендә автомобиль юлы белән тоташкан бердәнбер торак пункт. Ул хәзер балык тоту һәм эшкәртүчеләр өчен сезонлы яшәү урыны буларак корылган. Бистәгә керүчеләрне ташландык кораб хәрабәләре каршы ала. Шуңа күрә дә аны «корабльләр каберлеге» дип йөртәләр икән. Ул саам җиренең җимерелеп, таралып бару символы кебек кабул ителә. Чыннан да шулай бит инде. Бу җирләрне балык тотып баерга килүчеләр берничек тә үз итмәс, мөгаен. Туристларны җәлеп итәр өчен оештырылган бутафорик Левоозеро авылы да җирле халыкның яшәп калуына берничек тә ярдәм итә алмас. Саам халкы әлегә бөтенләйгә юкка чыкмас үзе. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Скандинавия ярымутравындагы илләрдә аларга туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен шартлар тудырылган. Ә менә безнең илдә, ни кызганыч, төрле милләт вәкилләре исәпкә алынган исемлек бик тиздән бер пунктка кыскарырга мөмкин.

Гүзәл Әхмәтҗанова


Фикер өстәү