Рөстәм Миңнеханов хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Евгений Зоринның орденын хатынына тапшырды

Чирмешән районы егете, үлгәннән соң, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Хәрби бурычны үтәүдәге батырлык, ныклык һәм фидакарьлек өчен” орденына лаек булган.

Евгений Зорин 2021 елның июнендә контракт буенча хәрби хезмәткә киткән.
Истәлеген мәңгеләштерү өчен, Чирмешәндәге бер урамга батыр егетнең исемен бирү, ул укыган Күтәмән урта мәктәбенә истәлек тактасы урнаштыру күздә тотыла.

Республика Рәисе һәлак булган егетнең гаиләсе белән очрашуда илебезгә лаеклы ул үстергән өчен әти-әнисенә рәхмәт белдерде. Гаиләгә кирәкле барлык ярдәм күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү