Хәлил Шәйхетдинов: “Муса Җәлил истәлегенә узучы турнир инде күптән тарихка кереп калды»

17–18 февральдә Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирының 60нчысы узачак. Юбилей турнирының яңалыклары да җитәрлек. Алар турында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Бу турнир инде күптән тарихка кереп калды. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов әнә шундый фикердә.

– Муса Җәлил турниры – көрәшчеләр дә, көрәш сөючеләр дә сагынып көтеп алган иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе. Бу турнир инде күптән тарихка кереп калды. Һәм аның дәрәҗә елдан-ел арта гына. Быелгы турнирның төп яңалыкларына килгәндә, монда җиңгән көрәшчеләребез Россия беренчелегендә бил алышу мөмкинлегенә ия булачак, – диде ул.

Яңалыкларның чираттагысы: соңгы елларда турнирда батырлар 10 категориядә ачыкланса, быел алар 11 булачак. Авырлыгы 115 килодан артмаган егетләр аерым категориядә бил алышачак.

– 100 килодан арткан көрәшчеләребез артып китте. 100 белән 130 кило арасында аерма шактый бит. Бу аерманы бераз булса да киметү өчен уртача авырлык өстәдек, – дип аңлатты Хәлил Шәйхетдинов.


Фикер өстәү