100 яшьлек Әминә Зарипова турында: «Вакытлыча гына дип килгән идем, гомерлеккә калдым»

Балтачның иң өлкән кешесе Әминә Зариповага шушы көннәрдә 100 яшь тулды. Бер гасырлык юбилее белән котларга килүчеләрне ул яшьләргә биргесез зиһене, хәтере, эзлекле, матур итеп сөйләве белән таң калдырды.

Документта Нина Ивановна булса да, үзе гомер иткән Түнтәр авылында аны барысы да Әминә апа дип белә. Ул чактагы Чынлы (Чүпрәле) районының Әлши авылында туган чуаш кызы, Буадагы фельдшерлар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чепья районына эшкә җибәрелә. Арбор, Борнак авыллары балалар бакчаларында берничә ел эшли. Түнтәргә – декрет ялына киткән шәфкать туташы урынына (шулай ук балалар бакчасына) күчкәндә инде ул татарчаны тәмам өйрәнеп беткән була. Баксаң, ул елларда авыллардагы балалар бакчалары ясле-садлар дип йөртелгән, салам матрацлы, салам мендәрле бу бакчалар хастаханәләр карамагында булган.

– Вакытлыча гына дип килгән идем, шушында гомерлеккә калдым. Мин – Түнтәрне, түнтәрлеләр мине яратты. Берничә елдан сугыштан кайткан Закир белән өйләнештек. Бик матур яшәдек, биш бала үстердек… – дип сөйли Әминә апа.

Эшен бик яратып башкарса да, бала ялыннан соң үз урынына вакытлыча килгәннәр белән даулашып йөрми ул, эш талымлап та тормый, колхозга эшкә чыга. Ә Әминә апа, чордашлары кебек, барлык авыр эшләрдә карусыз була. Кая кушсалар, шунда бара, зарланмый, авырсынмый эшли.

– Әминә апа безнең авылга килгәндә мин яшүсмер малай идем, аны әнә шуның кадәр ел белеп, беркемгә авыр сүз әйткәнен, каты бәрелгәнен хәтерләмим, – ди авылның хөрмәтле кешесе Рәфхәт абый Зарипов. – Кешеләргә бик игелекле, мәрхәмәтле булды. Беркем белән ачуланыша белмәде. Озак яшәвенең, әйбәт саклануының сере дә сабырлыкта, ипле булуындадыр. Ире Закир абый да, аның әти-әнисе дә шундый ипле кешеләр иде. Шөкер, балалары да үзләре кебек акыллы, тәртипле булды. Камилләре югары белемле бик көчле архитектор иде, үз тырышлыгы белән баш архитектор дәрәҗәсенә күтәрелде. Ижаудагы зоопарк, курчак театры кебек бик күп дәрәҗәле биналарның проектлар җитәкчесе булды. Кызганычка, бик яшьли, авырып, вафат булды… Аннан кечерәк балаларын мәктәптә укытырга туры килде. Бик тырышлар иде, әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәделәр. Гомер буе хөрмәтләп, ярдәм итеп яшәделәр. Әлегәчә шулай…

Улын, тормыш иптәшен югалту хәсрәтләрен дә балалары ярдәме белән, сабыр холкы белән генә кичерә ала Әминә апа. Яшәр өчен көчне дә шулардан ала. Ун оныгы, аларның балалары өчен генә түгел, хәзер инде бөтен Балтач кешеләре  өчен дә иң кадерле, дәрәҗәле акъәби ул…

Гөлсинә Хәбибуллина

 

 


Фикер өстәү