Төркия суды ике татарстанлыны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте

Төркия суды Чаллы эшкуары Эрик Гафаровның ике дустын Владимир Сухоплюевны һәм Николай Филипповны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Бу хакта үзенең telegram-каналында Гафаров хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, гаепләнүчеләр Төркиядә 2021 елның мартында, Истанбулда атыш булганнан соң кулга алынды. Әлегә атышта берничә кеше һәлак булган.

Аңа кадәр Эрик, Владимир һәм Николай Россиядән Төркиягә качкан. Россиядә аларны финанс пирамида төзүдә гаеплиләр. Алар халыкара эзләүгә игълан ителгән.


Фикер өстәү