ВТ хәбәрчесе: Төркия фаҗигасенең бер уңай ягы бар…

Төркиядә 6 февраль таңында башланган фаҗига мәйданыннан Голливудның Кыямәт сценарийларын сурәтләгән фантастик кинолар сюжетын хәтерләткән видеохәбәрләр килеп тора. Трагедиянең масштабын әле һаман да тулысынча билгеләп булмый, чөнки җимерекләр чистартылып бетмәде. Йорт хәрабәләре астыннан исән кешеләрнең тавышлары ишетелә дигән хәбәрләр дә күренә.

Минуслы температурада, ташлар астында калып, җиде-сигез тәүлек яткан кешеләрнең исән килеш коткарылуы, чынлап та, таң калырлык хәл. Бу юллар язылганда, инде 41 мең кешенең һәлак булуы рәсми рәвештә игълан ителде. Чып-чын могҗизага тиң сюжетларга да тап буласың. Сишәмбе көнне Кахраманмараштан гаҗәп хәбәр алынды. Бер хатын экскаваторны туктата да җимерекләр астында калган балаларын коткаруны үтенә. Коткаручылар, аны тыңлап, балаларны казып чыгаралар. Әмма әниләренә бирергә дип, хатынны эзли башлагач, таба алмыйлар. Юкка чыккан. Балаларның өлкәне – 13 яшьлек малай исә үз әниләренең дүрт ел элек үлүен әйтә.

Төрек трагедиясе үзенең масштабы белән гасырның иң зур алты катастрофасы исемлегенә кертелде. Бу юлларның авторы егерменче гасырдагы иң зур җир тетрәүләр исемлеген карады. Йөз елга иң зур масштаблы 6 җир тетрәү теркәлгән. Соңгысы – совет кешеләренең хәтеренә уелып калганы Спитак фаҗигасе 6,8 баллы булган, 25 мең кешенең гомерен өзгән, 140 мең кеше гарипләнгән.

Яңа гасырның 23 елы гына үтүгә карамастан, зур югалтуларга китергән 6 җир тетрәү теркәлгән инде. Катастрофаларның ешлыгы арта, масштабы үсә, корбаннар саны ишәя. Галимнәр алдагы елларда җир тетрәүләр саны артачагын, куәте үсәчәген фаразлый. Җир тетрәүләр саны һәм масштабы планета әйләнешен акрынайтканда үсә, диләр. 2014 елдан башлап Җир акрыная, бу – факт. Дөрес, тәүлектәге үзгәрешләр берничә миллисекунд кына тәшкил итә, әмма балансның шундый кечкенә тайпылышы да зур фаҗигаләргә китерә ала. Болай планета үзе бер акрынаеп, бер тизләнеп тора.

Юк, бу язмада Җир шары масштабындагы табигый катастрофаларның артуы хакында сөйләшмибез әле. Төрек фаҗигасенең без яшәгән җәмгыятьләрдә биргән кайтавазы күбрәк кызыксындыра. Соңгы елларда үзен куәтле держава буларак тәкъдим иткән һәм еш кына Америкага каршы чыгучы дәүләт позициясенә баскан Әрдоган Төркиясенең эчке каршылыклары турында сөйләшербез.

Мондый масштаблы фаҗигаләрнең бер уңай ягы бар: ул кыска гына вакытка булса да дәүләтләрне берләштерә. Кичә генә бугазлашу хәленә килгән дошманнар да, коралларын ташлап, бердәм рәвештә кулга-кул тотыналар. Үч алу тойгысын кешелеклелек, мәрхәмәтлелек хисләре алыштыра. Бу юлы да шулай булды. Илләр ярдәмгә ашыктылар, игелек үрнәкләре турында хәбәрләр таралды. Коткаручылар үзләре тапкан миллионлаган һәм йөз меңләгән акчаларны ияләренә кайтарып бирделәр. Ятимнәрне үз канаты астына алырга теләүчеләр ишәйде. Рәсми төрек хакимиятләре туганнарын югалткан гаиләләргә күләмле финанс ярдәме, йортсыз-җирсез калучыларга бер елга фатир өчен түләп тору һәм ун мең лира акчалата булышлык вәгъдә итә, ел эчендә яңа фатир төзеп өлгертергә ышандыралар. Катардан зур күләмдә финанс ярдәме килергә тора, башка дәүләтләр дә үз кулларын сузалар. Кичә генә ярым сугыш хәлендә булган греклар, мәсәлән, беренчеләрдән булып ярдәмгә килде. Грекларның тагын бер нәрсәсе ошады миңа. Француз карикатура журналы «Шарли Эбдо» бу юлы да үзенең пычрак йөзен күрсәтте: корбаннардан көлеп карикатуралар урнаштырды. Греклар шуңа җавап итеп: «Без барыбыз да – төрекләр» дигән лозунг белән чыкты. Дөресен генә әйткәндә, җимерекләр астында төрле милләт вәкилләре калды: әрмәннәр дә, казахлар да, украиннар да, хәтта җирле гыйбри общинасы вәкилләре дә җитәрлек иде. Төркия – күпмилләтле ил, һәм халыклар дуслгы аның өчен буш сүзләр түгел.

Шәфкатьлелек үрнәкләре белән беррәттән түбән гамәлләр белән танылучылар да мәйданга чыкты. Мародерлар ишәйде. Эш шуңа барып җитте: кайбер илләр үз коткаручыларын иминлек гарантияләнмәү сәбәпле кире чакыртып алды. Минем телефонга мародерларга беренче кисәтүдән соң атарга дигән указ күчермәсе дә килде, дөреслеген тикшереп өлгермәдем әле.

Әрдоган җитәкләгән ил соңгы еллар кризисын авыр кичерә. Бердән, технологик товарларның җитештерелүе һәм экспорты арта, икенче яктан, илдә – бик зур инфляция, лира курсының масштаблы мәтәлчек атып, түбәнгә тәгәрәве. Халыкта зур ризасызлык уята торган нәрсәләр, билгеле. 6 февраль тетрәве бик катлаулы вакытка туры килде. 14 майда илдә – Президент сайлавы. Ул июньдә буласы иде, Әрдоган бер ай алга күчерде. Җир тетрәү исә лидерның рейтингына суга торган бик ямьсез фактларны ачты. Йортлар бик тиз җимерелеп төште. Төзелеш кагыйдәләре бозылганлыгы ачыкланды. Хәтта җир тетрәү туктаганнан соң да колачын җәеп җиргә яткан яисә ишелеп төшкән күпкатлы өйләр булды, диделәр. Капитализмның төп сыйфаты – ачкүзлелек, үзкыйммәтне киметү максатыннан куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тупас бозу фактлары күпләп өскә калкып чыкты. Югыйсә Төркиядә җир тетрәүләр еш була. Сейсмик яктан тотрыклы өйләр төзү кирәклеге сүзсез дә аңлашыла. Аннан соң Әрдоган төзелешкә рөхсәт бирүне җиңеләйткән. Бернинди махсус белеме булмаган кешеләр төзелеш компанияләрен җитәкләгән. Хәзер алар дистәләп-дистәләп кулга алына. Лидерның абруен нык төшерә торган нәрсәләр, әлбәттә. Дөрес булса, рейтинг 19 процентка гына калды, диләр.

Әмма бит вазгыять шундый: сәяси көрәш вакыты түгел, бәлагә каршы кулга-кул тотыну сәгате. Вәләкин Төркиядә хәл шундый: ил күп еллардан бирле чатнап икегә бүленгән. Мөселман катлавы белән материализм тарафдарлары килешмәс көрәш алып баралар. Бу гасыр башында көчләр чагыштырмасы чак кына мөселманнар тарафына авышты. Әрдоганның озакка сузылган идарәсе – шуның нәтиҗәсе. Ә озак җитәкчелек иткәндә, хаталар ясалмый калмый. Бигрәк тә аяк чалучыларның зур армиясе белән тартышырга туры килгәндә.

Беренче йортлар авып та өлгермәде, төрек оппозициясенең атеистик катлавы кычкырып аваз бирде. Бәхетсезлекнең мөселманнарны сайлаган өчен җәза икәнлеген кычкыручы сәясәтчеләр табылды. Хәтта коткаручыларның җимерекләр астыннан исән кешеләрне тартып чыгарганда: «Аллаһу әкбәр!» – дип кычкыруларын гаепләүгә барып җиттеләр. Аннан соң төп уен картасын өстәлгә чыгарып салдылар. Корбаннар саны зур булуга хакимият гаепле. Әрзин шәһәре мэры, оппозицион Әлмәсоглу фигурасы байрак итеп күтәрелде, чөнки 42 мең кешелек шәһәрдә бер йорт та җимерелмәгән, бер кеше дә үлмәгән. Легенда тудырылды: Әлмәсоглу куркыныч урыннарда йорт төзү өчен бер рөхсәт тә бирмәгән, басымга каршы торган, сатылмаган. Әлмәсоглуның хакимияткә 2019 елда гына килүе, җир тетрәүгә бирешмәгән йортларның күбесе ул килгәнче төзелгән булуын әйтеп тормадылар.

Йортлар төзү өлкәсендә ике әһәмиятле факт бар ләкин. Беренчесе, төрек дәүләт төзелеш компаниясе – Төркиянең төзелеш идарәсе (TOKİ) төзегән 133 мең 759 бинаның берсе дә җимерелмәгән, хәтта тәрәзәләре дә ватылмаган. Авып төшкән өйләр янәшәсендә мәгърур торалар. Бу фактны рәсми матбугат югары күтәрә, оппозиционерларның дәлилләре шулай кире кагыла. Хәзер TOKİ бәлагә тарыганнар өчен 30 мең йорт төзергә әзерләнә. Икенчесе шул: җимерелгән йортларның 98 проценты 1999 елга кадәр, ягъни Әрдоган хакимлеккә килгәнче төзелгән. Төрек лидерын берникадәр аклый инде бу фактлар. Әмма май сайлавы нинди нәтиҗәләр күрсәтер, әйтү кыен. Оппозициянең сөякләр өстендә биюен, канда пиар ясарга тырышуын ил халкы ничек бәяләр?

Мөнәсәбәтләр ачыклый торган чак түгел бит. Үзара дошманлыкны онытып, ярдәмләшә торган вакыт. Сүз бит шахмат тактасында фигуралар алышыну турында гына бармый, гади рокировка гына түгел, төбәк державасыннан дөньякүләм лидерлыкка омтылучы дәүләтнең мәсләге, идеологиясе үзгәрү күзәтелергә мөмкин. Бу үз чиратында Кара диңгез һәм Урта диңгез буенда көчләр чагыштырмасы үзгәрүгә дә китерә ала. Әйтик, хакимлеккә оппозиция килеп, ул Америка һәм Европа ягына таба авышса (җиңсәләр, шулай булыр да ул), Россия – Төркия мөнәсәбәтләре чатнарга мөмкин. Бу үз чиратында Россиянең көнбатышындагы конфликтка тәэсир ясый ала. Нәрсә генә булмасын, май уртасыннан соң, Каф тавы артында зур социаль тетрәнүләр килеп чыгу мөмкинлеге зур. Сәяси көчләрнең зур фаҗига фонында да бил алышулары көрәшнең кискен һәм килешмәүчән булачагына ишарә итә.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов 


Фикер өстәү