Отам дип оттыру: отышлы уеннарга бәйлелек нәрсәсе белән куркыныч?

Бәйлелекнең төрле төрләре бар. Үз тормышыңны да, якыннарныкын да бозар өчен, хәмер, наркотик белән «дуслашу» мәҗбүри түгел. Еш кына отышлы уеннар бәйлелек богауларын ныграк сала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматларына ышансаң, дөньяда 350 миллион кеше отышлы уеннарга бәйлелектән интегә. Фәнни телдә лугомания (игромания, гемблинг дип тә әйтәләр) дип атала ул. Отам дип, әҗәткә батучылар, «туктарга кирәк» дигән сүзне белмәүчеләр күрәләтә торып утка ташланган күбәләкне хәтерләтә. Очкыннары тиз каба. Афәткә дә бер адым гына кала кайчак…

«Акча отып, ипотеканы ябабыз, дидем»

Үзенең лудоман булуын берәү дә кычкырып йөрергә теләми, билгеле. Әлбәттә, якыннарны борчуга салып, әҗәткә кереп яшәү – мактанырлык күренеш түгел. Шуңа күрә лудоманнарның социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәренә кушылып, аларны табып, тарихларын бәян итәргә булдык. Анонимлык саклап, билгеле.

35 яшьлек ир-ат үзен 5 еллык тәҗрибәсе булган лудоман дип таныштырды. Берничә атна инде уйнамый. Тормышы да җайланып килә төсле. Тик моңа кадәр мәшәкатьләре шактый булган.

– 2017 ел азагында беренче тапкыр отышлы уеннар белән «таныштым». Бу вакытта мин банк хезмәткәре булып эшлим. Керемем дә яхшы, киләчәгем дә якты төсле. Пассив керем дигәне дә бар. Комарлы уеннарга кереп китүем социаль челтәрләрдәге рекламадан башланды. Башлангыч ставкаларым әллә ни зур түгел иде. Хатыным да бу мавыгуымны белде. Мин аңа: «Акча отабыз да, ипотеканы ябабыз», – дидем. Баланска 15 мең сум акча салдым, 500–700 сум тирәсе акчаны ставка буларак куллана башладым. Фәлән-фәлән сум акча куйсам, комарлы уеннардан фәлән кадәр сумма акча отачакмын, шул рәвешле акча эшләячәкмен, дип хыялланам бит үземчә. Әмма алай булмады. Уеннар үзенә шулкадәр алып кереп китте ки, мин хәтта бер көндә баланска салган барлык акчаны тотып бетерә башладым. Кредит алдым, кредит картасын куллана башладым… Соңрак микрофинанс оешмаларга кадәр барып җиттем. 2019 ел азагына 100 мең сумнан артык әҗәтем бар иде инде. Машинаны залогка салдым. Мин бик ачулы, ярсулы кешегә әйләндем. Башымда: «Кайдан акча алырга?» – дигән бер генә уй бөтерелде. Кредитны да, микрофинанс оешмалардан алган бурычны да вакытында кайтарырга кирәк бит. Дөресен әйткәндә, ставкалардан инде тәмам туйган булсам да, уеннардан туктый алмадым, – дип сөйләде ул. – Тормышның упкынга тәгәрәвен аңлау авыр бирелде. Туганнар, әти-әни, хатыным… Аларны алдап яшәвемне аңладым. Ялгышымны таныгач, 3 млн сумнан артык бурычым барлыгын санап чыгардык. Әти-әни булышты, хатыным да ташламады. Тормыш иптәшемне микрофинанс оешмалардан шалтыратып та аптыраталар иде инде. Бурычларны тизрәк кайтару өчен, мин төнге курьер булып икенче эшкә урнаштым. Психологик яктан да таушалдым, билгеле. 2 атна дәвамында клиникада дәваландым. Тормыш итәргә акча бик аз калып бара иде, әлбәттә… Авырлыкны җиңәргә ярдәм итүчеләр булмаса, бик кыен булыр иде. Хәзер минем өйдәгеләр белән дә мөнәсәбәтләр җайланды төсле, уеннар турында уйлыйсым да килми.

Куркыныч «чир»

– Ставкалар кую, игромания юлына кеше ни өчен баса соң? Иң элек ялгызлык, үзаң түбән булу, гаиләдәге проблемалар, үз-үзеңне өстенрәк итеп күрсәтү, мактану теләге. Җиңел акчага кызыгудан, дус-ишләр, туган-тумачалар да этәрергә мөмкин. Тагын бер сәбәп – финанс яктан белемнәрнең сай булуы, акча тота белмәү, акча юклыгын беткәч кенә аңлау. Әйтик, кешенең финанслары алдан ук планлаштырылган икән, ул бюджетны читкә тотмыйсың, – дигән фикердә финанс белгече Ләйсән Халикова. – Кешенең эчке кыйммәтләре, профессиональ яктан үсү теләге булса, аның мондый уеннарга теләге уянмый. Комарлы уеннарда катнашу юлына баскан кеше акчаның чамасын югалта. Хөкем итәсе килми, билгеле. Бәлки, кеше бу юлга чынлап та матди хәле авыр булганга баскандыр да. Әмма отышлы уеннарга акча эшләү теләге белән кушылу  дөрес гамәл түгел. Ул уеннар кешене азартка кертү өчен көйләнгән бит.

Ләйсән Халикова әйтүенчә, уеннарга кызыксыну булмасын өчен, акчаны тотарга өйрәнергә кирәк. «Бушлай сыр капкында гына була. Җиңел акчага кызыкмаска кирәк. «Финанс мендәре»н булдыру, айлык керем-чыгымнарны барлап куярга өйрәник. Финанс пирамидалары белән булган хәлләрне искә төшерик. Анда да барысы да аянычлы тәмамлана бит», – ди белгеч.

Күпләр уйный-уйный бөлгенлеккә төшүен аңламый да кала. Әҗәт капчыгы шактый тулгач, нишләргә соң? Кеше банкрот булып танылса, тыныч яши аламы? Арбитраж идарәче ярдәмчесе Алсу Әхмәтовадан шул хакта сораштык.

– Мондый уеннар белән мавыгу, чынлап та, чир. Кеше кредит ала, бурыч җыя, туганыннан сорый, өендәге нәрсәләрне сата башлый, нәтиҗәдә барысын да югалта. 127 номерлы Федераль Законга нигезләнеп, банкротка чыгу мөмкинлеге бар, әлбәттә. Арбитраж судка гариза язарга кирәк. Уеннар белән мавыгып, үз-үзенә кул салган кешеләр дә бар бит. Менә бу чиккә барып җитмисе иде. Кеше «ставка»ларда «батуын» сизә икән, туктарга кирәк. Минем дә шул рәвешле акчаларын югалткан клиентларым бар. Ипотекага алган фатирларын, йортларын сатып, бала пособиеләренә кадәр шул уеннарга кертеп, бернәрсәсез калучылар күп бит, – ди белгеч. – Җиңеп, баеган кеше миллионга бер булырга мөмкин. Әгәр дә ул откан акчасын тота белсә, әлбәттә. Финанс киңәшчеләргә мөрәҗәгать итеп, дөрес җирләргә инвестицияләр кертү, ышанычлы инструментлар куллану хәерлерәк булыр.

Психолог Григорий Буренкин кешеләрнең азарт хисенә тиз бирешүчәнлеген түбәндәге сәбәпләр белән аңлатырга була ди:

– Иң элек, тормыштан канәгать булмаулары, хис-кичерешләр җитмәве. Аннан, тәрбия, шәхси тормышка лудоманиянең килеп керүе. Әйтик, гаилә белән ял иткәндә, барысы да кәрт сугып утыра яисә азартлы уеннар турында фильм карыйлар, ди. Бу тора-бара табигый күренешкә әйләнә. Барысы да уйный бит, димәк, бу норма санала, бик үк куркыныч күренеш тә түгел кебек дип уйлый башлыйсың. Мондый уеннарның җәмәгатьчелеккә күрсәтелүе дә (телевидение, интернет аша, мәсәлән) йогынты ясый.

Психолог игроманиягә дучар булучыларның билгеләрен дә санап күрсәтте. Иң элек бу – кызыксыну даирәсе кимү, элеккеге шөгыльләрнең кирәксезгә әйләнүе. Кеше ялгызакка әверелә, дус-ишләре белән азрак аралаша башлый. Уеннардан туктап торган арада борчылу, ярсу хисләрен кичерү – бу да шикләнергә сәбәп. Физиологик халәткә килгәндә, кәеф булмау, баш сызлау, йокысызлык, игътибарны туплауга бәйле кыенлыкларны әйтергә мөмкин. Төп билгеләрнең тагын берсе – зур уңышсызлыкларга очрап та, отышлы уеннарда катнашуны туктатырга тырышмау.

Нишләргә?

Белгечләр кешенең уеннарга бәйлелек стадияләрен дә аерып күрсәтә. Әйтик, беренче стадия «уен-дус» дип атала. Бу әле кешенең беренче тәҗрибәсе, комарлы уенга да ул бер кызык итеп кенә карый. Яңа танышулар, яңа хисләр чоры.

Икенче стадия – «уен-дошман». Уен кешенең күп вакытын һәм күп акчасын ала. Әҗәтләр барлыкка килә.

Өченче стадия – «уен-хуҗа». Куркыныч стадия санала, чөнки бу вакытта кешенең шәхси тормышында да проблемалар барлыкка килә. Бурыч йөге артканнан-арта, эш, гаилә, дуслар белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Кеше уеннарда катнашмаска тырышып караса да, уйнамыйча да тора алмый. Психологик халәткә йогынты ясарлык проблемалар да пәйда була.

Бәйлелектән интеккәннәргә ничек булышырга соң? Әлбәттә, бу очракта медицина белгечләренең ярдәменнән башка булмый. Гипноз, энә белән дәвалау, дарулар куллану кебек ысуллар бар.

Кеше үзенә ничек булыша ала дисәк, яңа хобби, кызыксынулар табарга киңәш ителә. Һәрчак терәк булырдай ышанычлы кешеләр булу бик мөһим (туган-тумачалар, шулай ук бәйлелектән интеккән кешеләр, мәсәлән).

*Узган ел «Безопасность 2.0» мониторинг хезмәте казино һәм спорт уеннарына акча кую буенча кызыксыну аеруча зур булган төбәкләр исемлеген төзегән иде. 15 төбәк рейтингына Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Свердловск, Новосибирск, Владимир, Воронеж, Волгоград, Ростов өлкәләре, Ставрополь, Краснодар крае, Башкортстан, Татарстан керде.

САН

*295 млрд сум! Россия букмекерларының узган елгы кереме әнә шундый. Аз күрсәткеч түгел. «Букмекерлар рейтингы» сайты мәгълүматлары буенча, акча куеп, бәхет сынаучылар аудиториясе 36,55 млн кулланучыга кадәр җиткән.

*Комарлы уеннарда катнашучылар саны буенча беренче урында Гонконг тора. Икенче-өченче урыннарны АКШ һәм Канада бүлешә. Төрле мәгълүматлар буенча, Россиядә яшәүче халыкның 2 проценты тирәсе отышлы уеннарда катнашырга ярата.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү