Гипстан әйберләр ясаучы Ләйсән Галиева: “Авыл бетмәсен өчен бар көчебезне куябыз”

Минзәлә педагогика көллияте мөгаллиме Ләйсән Галиева каникулда балаларны кечкенә Куян авылына тарту чарасын тапкан. Анда 24 йорт исәпләнсә, нибары 15ендә генә яшиләр. Балалар каникулын уенчыклар буяп үткәрә хәзер.

  – Узган ел бу эшкә баланың кышкы каникулында тотынган идек. Ул чакта улыбыз Рәсимгә 6 яшь иде. Ничек тә булса, кызыксындырасы килә бит. Уйлый торгач, гипстан нәрсәдер майтарып карыйсы килде. Башта кул эшләрен улыма, дусларына ясадым, аннан бөтен урамга таратык, – ди мөгаллимә, “Сәйлән” тегү остаханәсе җитәкчесе Ләйсән Галиева.

Ләйсән Галиева

Улы белән гипстан машина, трансформер, кәнфит савытлары, кошчыклар ясап, киптергәннәр, буяганнар. Шулай итеп, өйләре гипстан ясалган хезмәтләр белән тулган.“Туктале, минәйтәм, тартмага тутырылган уенчыкларны Куян авылына алып кайтыйм, җәйгә кунакка кайтучы балаларга күңелсез булмасын әле, дидем. Алар җәй буе шуны буяды”, –ди шушы авыл килене Ләйсән.

Аның әйтүенчә, гипсны төзелеш кибетләреннән сатып алырга була. Алебастр дип атала ул. Бәясе кыйммәтле түгел. Формаларны, ягьни молдыларны исә интернеттан табу кыен түгел. Төрле формалары бар икән.

Гипстан кул эшләре ясауның әллә ни сере юк. Су, гипс, бик аз гына җилем (клей ПВА) кирәк. Кайчак төс өчен гуаш өстибез. Яхшылып берничә көн киптереп, аннан соң гына буярга киңәш итәм, –ди әңгәмәдәшем.

Ә менә үзен канатландыру өчен ире, улының: ”Әниебез тагын бетон заводы ачкан”, – дигән сүзе дә җитә. Менә шулай дисәләр, эше уңышлы килеп чыга икән.

Боларның берсен дә сату өчен эшләми ул. Әйткәнемчә, төп максаты –балаларны авылга кайтару. Шуңа күрә авылдашы Назимә Галләмова белән бергәләп, кул эшләренә җәлеп итәргә тырышалар.

– Кечкенә булса да, бик матур авыл ул. Ярты йорты җимерек инде. Бәлкем, картайгач, балалар үзләре дә авылга яшәргә кайтыр. Куянга сукмакны онытмасыннар иде, – ди Ләйсән Галиева.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү