Сырхауханәләрдә «Табиб участоклары паспорты» барлыкка киләчәк

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сырхауханәләр өчен хисапның яңа формасын «Табиб участоклары паспорты» кертә. Анда балаларның психик тайпылышлары, үз-үзләрен тотышына кагылышлы мәгълүмат та булачак. Хәрби хезмәткә чакырылу яшенә кадәрге үсмерләрнең сәламәтлеге турында да язылачак. Моннан тыш, исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, наркотиклар куллану очраклары да теркәләчәк.

Паспорт тутыру эше участок табиб-педиатры яки гомуми практика табибына йөкләнә. Мәгълүмат елына бер тапкыр медицина оешмасының статистика бүлегенә тапшырылачак һәм анда өч ел дәвамында сакланачак.


Фикер өстәү