«Симерү» диагнозы куелган үсмерләр саны алты тапкыр арткан

Соңгы 20 елда Россиядә «симерү» чире табылган үсмерләр алты тапкыр күбрәк. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2000 еллар башында 15-17 яшьлек 100 мең үсмергә 150гә якын симерү очрагы туры килгән. Соңгы биш елда бу сан – 800-900 очрак.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча 2021 елда мәктәп яшендәге һәр сигезенче малайда һәм егерменче кызда симерү чире табылган. Авыл җирлегендә симерү очраклары мегаполисларга караганда ешрак очрый. Сәбәбе фастфуд түгел, дөрес туклану культурасы булмау.


Фикер өстәү