Владимир Путин оборона сәнәгате комплексында эшләүчеләр өчен ташламалы аренда торагы программасын булдырырга кушты

Президент тиз генә вакыт эчендә проектка керешергә чакырды.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында оборона сәнәгате комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы аренда торагы программасын булдырырга кушты.
Аның әйтүенчә, мондый торакны арендалау бәясе базар бәясеннән арзанрак булырга тиеш. Президент басым ясап әйткәнчә, торакка түләүнең бер өлешен дәүләт үз өстенә алачак.
Владимир Путин тиз генә вакыт эчендә оборона сәнәгате комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы аренда торагын төзүгә керешергә кушты.


Фикер өстәү