Йолдызнамә | 20 – 26 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04) Атна бик җиңел һәм уңышлы башланып киткән кебек булыр. Әмма шулай тоела гына бу. Килеп туган хәлләрне пессимистик күзлектән каравы хәерлерәк. Шулай икән, бу чор көтелмәгән шатлык-сөенечләр китерәчәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Тормышыгыз – тынычрак, акча янчыгыгыз – юкаракка әйләнеп бара түгелме? Хафаланасы юк: кешеләргә, килеп туган хәлләргә бик оста яраклашып, күпкә ирешәчәксез! Тик дөрес юлдан тайпылдыру белән янаган гыйшык-мыйшыклардан гына саграк булыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу атнада галәмәт күп мөмкинлекләр килеп чыгар. Алардан ничек тә күбрәк файдаланып калырга тырышыгыз. Романтик очрашулар, күңел түрендәге яшерен теләкләрнең үтәлүе көтелә. Янәшәгездә нәкъ менә сезнең өчен бик кирәкле кеше пәйда булачак.

Кысла (22.06 – 22.07) Уңга-сулга вәгъдәләр өләшүчеләрдән саграк булыгыз: төп башына утыртып калдырулары бар. Тормышыгызда уңай үзгәрешләр көтегез. Якты киләчәккә өметләр барлыкка килер, керемнәрегез артыр, якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр тагын да җылыныр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Хатадан берәү дә хали түгел. Аларны кабатламаска кирәк: бары шул гына. Аннан килеп, сабак алырга. Шул хакыйкатьне искә төшерергә туры килер, ахрысы…

Кыз (24.08 – 22.09) Көтмәгәндә генә эшегездә бик мактаулы хезмәткәргә әйләнеп куярсыз. Хезмәт хакында да чагылыш табачак бу. Шәхси тормышыгызда – күңелле яңалыклар. Кыскасы, сөенечле. акчалы атна.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Юк-бардан кызуланып китеп, хезмәттәшегезне үпкәләтә күрмәгез. Юкса шаукымы бик озакка барачак. Атна урталарында әйбәт хәбәрләр ишетерсез. Инде килеп, сөеклегездән бик матур сюрприз көтегез.

Чаян (24.10 – 22.11) Тормышыгызның барлык өлкәләрендә бары тик уңай гына килеп торыр. Атна башында өстәмә керем чыганагы барлыкка килер. Ә атна ахырларына таба үзегезне ничек яратуларын тоюдан искитмәле күңел күтәренкелеге пәйда булыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Бу атнада кирәкмәгән элемтәләрдән, кемнәрнеңдер борчу-мәшәкатьләреннән читтәрәк булырга тырышыгыз. Көтелмәгән кыенлыклар эшләрегезне бераз тоткарласа да, аларның очына чыкмый калмаячаксыз. Әле тагын уйламаган җирдән керемле дә булып куячаксыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Кайбер очракларда, телегез бик кычытса да, дәшми калу хәерле. Юкса юктан гаепләп калдырулары бар. Ниһаять, бюрократик киртәләрне җиңеп, бик мөһим бер эшегезне очлап чыгуга ирешәчәксез. Ә атна ахырында матур гына яңалыклар ишетәчәксез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Тормышыгызда әйбәт чор башлана. Яңа этап, дип әйтергә дә мөмкин аны. Атна башында кызыклы гына очрашулар көтегез. Эшегездә яхшы мәгънәсендә үҗәтлек, ныклык күрсәтүегез нәтиҗәсендә кайбер көнчеләрнең башларын әйләндерерлек дәрәҗәдә уңышларга ирешәчәксез.

Балык (20.02 – 20.03) Җиңел атна. Хезмәт урынында җитәкчегез мактау сүзләренә күмәчәк. Сөеклегез дә матур хәбәрләр белән куандырачак. Ә иң мөһиме – кесәгезнең шактый ук калынаеп китүенә өмет-ышанычлар барлыкка киләчәк.


Фикер өстәү