Яшел Үзән районында ел әйләнәсендә эшли торган татар телле балалар лагере барлыкка килергә мөмкин

Яшел Үзән районы территориясендә балалар-яшүсмерләр мәгърифәтчелек лагере төзергә тәкъдим иттеләр. Шундый инициатива белән районның хисап сессиясендә эшкуар һәм Каюм Насыйриның ватанын торгызу фондына нигез салучы Асия Гобәйдуллина чыгыш ясады.

«Мондый мәшһүр урында ел әйләнәсендә татар тел тирәлеге булган лагерь булуы бик яхшы булыр иде. ”, — диде ул.

Бу идеяне архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хуплады.


Фикер өстәү