Дөньядагы үзгәрешләр һәм Россия язмышы: Ванга 2023 елга нәрсәләр фаразлаган?

Ванганың фаразларына караганда, 2023 ел алдыннан локаль фаҗигаләр булачак һәм алар бөтен дөньяга йогынты ясаячак. Бу чорда кайбер төбәкләрдә табигать казалары көтелә.

Алар Җир шарында яшәүчеләрне тормышта иң мөһим әйберләр турында уйланырга мәҗбүр итәчәк. Әмма бөек күрәзәче үз фаразларында афәтләрнең тәгаен вакытын күрсәтмәгән. Шуңа күрә алар соңрак та килеп чыгарга мөмкин.

Күрәзәче яңа 2023 елда бер илнең биологик коралны сыный башлаячагын фаразлаган. Шуның аркасында гаять күп кеше зыян күрәчәк. Кемнәрнеңдер организмына хәтәр чирләрнең вируслары кертелеп, бу бик зур эпидемиягә китерәчәк, дип куркыткан.

Ванга тагын киләсе елда дөнья тарихында Чернобыльдән соң икенче тапкыр зур атом-төш һәлакәте килеп чыгу ихтималын әйткән. Бер илдә атом электр станциясе шартлап, бик күп кешеләр үләчәк, дигән. Әмма һәлакәтнең тәгаен кайда килеп чыгачагын күрсәтмәгән. Күрәзәче хаталангандыр, дигән өметтә калыйк.

Дөньяда икътисади хәлләр дә үзгәрә. Халыкара базарда лидерлар алышыначак. 2023 елда тотрыксызлык АКШны да бөтереп алырга мөмкин. Күрәзәче фикеренчә, киләчәктә илгә ниндидер бер “кызыл аҗдаһа” янаячак. Белгечләр биредә Кытайның күздә тотылуын әйтәләр. Әлеге илнең дөнья базарындагы йогынтысы доллар курсы төшүгә һәм халык арасында чуалышларга китерәчәк, имеш.

Моннан тыш Ванга, француз күрәзәчесе Нострадамусның фикерен куәтләп, 2023 ел башында планетабызга астероид килеп бәрелү сәбәпле, җир күчәренең урыныннан кузгалачагын әйткән. Күчәр аз гына кымшанса да, бу хәлнең климатка бик тә тискәре йогынты ясаячагы белән куркыткан. Җир шарында һава температурасы артачак, океан сулары күтәрелеп, су басуларга, башка афәтләргә китерәчәк, дигән.

Киләсе елда планетаны котчыкмалы кояш “өермәләре” дә көтә икән әле. Ванга сүзләренә ышансаң, йолдызларның энергиясе электр уты сүнүгә һәм элемтәдә җитди өзеклекләргә китерәчәк.

Куркыныч фаразлар арасында күңелгә хуш килердәйләре дә бар. Аерым алганда, медицинаның яңа биеклеккә чыгачагы әйтелгән. Күрәзәче, “яман шеш авырулары тимер чылбырга богауланачак” – яңа дарулар составында тимер күп күләмдә кулланылачак, дигән. Аның фикеренчә, 2023 елда булачак бу.
Чыннан да, хәзерге вакытта рактан вакциналарга клиник сынаулар үткәрелә дә икән инде. Киләсе елда даруны күпләп җитештерә башларга һәм халыкара базарга да чыгарырга мөмкиннәр. Әмма әлегә сынау нәтиҗәләрен көтәргә һәм әҗәл даруының күпмегә төшәсен белергә кирәк.

Россияне ниләр көтә?

Бөек күрәзәче Россиягә һәрвакыт бәхетле язмыш һәм халыкара аренада уңышлар гөманлаган. Ванга әйтүенчә, 2023 ел ил өчен әйбәт чор булачак. Бу чорда дәүләткә бик күп илләр игътибар итәчәк һәм аның көч-куәте, мәнфәгатьләре белән исәпләшә башлаячак. Россиянең йогынтысы үсәчәк һәм моны беркем дә туктата алмаячак. Нәтиҗәдә дәүләт планетада бик көчле державага әйләнеп, озак вакытлар буе шулай булып калачак. Күрәзәче фаразынча, Россиянең тынычлык һәм иминлек, муллык чоры мең елга сузылачак.

Чыганак: tvc.ru

Ванганың Украина һәм махсус хәрби операция турында әйткән сүзләрен тапканнар


Фикер өстәү