Рөстәм Миңнеханов Чаллының башка муниципалитетлар арасында аерым урын алып торуын әйтте

Чаллы шәһәре республика муниципалитетлары арасында аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Автошәһәр Советының йомгаклау сессиясендә әйтте.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, узган ел илебез хәзерге Россия тарихында иң масштаблы санкцияләр белән очрашты. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республика 2022 елны уңай нәтиҗәләр белән йомгаклады. Тулай төбәк продукты – 6% ка, сәнәгать җитештерүе – 6,6% ка, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү – 26% ка, төзелеш эшләре күләме – 20%, инвестицияләр 5,5% ка арткан.

Республика икътисадына Чаллы зур өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Чаллыда тулай төбәк продуктының 9%ы формалаша, республика сәнәгать продукциясенең 12% тан артыгы җитештерелә. Тулаем алганда, узган ел федераль һәм республика программалары кысаларында Автошәһәр 11,1 млрд. сум инвестиция алган.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ны Татарстанның горурлыгы дип атады. Автогигант узган елның барлык сынауларын уңышлы гына үтәп калмыйча, илнең стратегик мөһим предприятиеләре арасында үз позицияләрен дә ныгыткан. Шәһәрнең башка предприятиеләре дә җитештерү күләмен арттырганнар.

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» һәм «Җәмәгать киңлекләрен үстерү» программаларына аерым тукталды. 2020 елдан бирле Чаллыда 338 ишегалды төзекләндерелгән. 2015 елдан башлап автокалада 14 җәмәгать урыны төзекләндерелгән.


Фикер өстәү