Авылларда яшәүчеләр «Кайтырга вәгъдә бирәм» акциясенә кушылды

Татарстан яшьләре мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү максатыннан «Обещаю вернуться» («Кайтырга вәгъдә бирәм») акциясен башлап җибәрде. Бу идеяне Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова да хуплады.

Акция махсус операция зонасындагы хәрбиләргә «Кире кайтырга вәгъдә бирәм» дип язылган кайнатма тутырылган банкалар җибәрүдән гыйбарәт. Әлеге акциягә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, барлык муниципаль районнар, мәктәп укучылары, студентлар һәм балалар кушылды.

«Балачакта әбиләребез яки әниебез безгә ризыклар биргәндә, банканы кире кайтаруларын сораганнарын хәтерлисездер. Солдатларга өй һәм гаиләләре турындагы якты хисләрне яңартып,  мәхәббәт һәм кайгыртуны, туган илләрендә исән-сау һәм сәламәт килеш көтүләрен җиткереп, аларны «җылытырга» кирәк, — ди Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Мостафина.

Татлы бүләк җибәрү аерым мәгънәгә ия. Бу чара буш банкаларны кайтару гадәте турында гына түгел, ә безнең солдатлар өчен мөрәҗәгать тә һәм ул: «Һичшиксез кайт! Без синең җиңү белән кайтуыңны көтеп калабыз!» дигәнне дә аңлата.

Чарадан Мамадыш районының Югары Кыерлы авылы халкы да читтә калмады.

– Мондый чарага без дә бик теләп кушылдык. Илебез тынычлыгын саклаучы ир-егетләребезгә бу күчтәнәчебез барып җитеп, беразга булса да күңелләрен җылытса иде. Тизрәк җиңеп, һәммәседә дә исән-имин өйләренә кайтсалар иде, – ди  Югары Кыерлы авылында яшәүче Зөлфия Зиннәтуллина.

Регина Гыйниятуллина


Фикер өстәү