Чаллыда 35 яшьлек хәрбине соңгы юлга озаттылар

Чаллыда махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Владимир Колокольниковны җирләделәр. Хәрбигә 35 яшь булган, ул Донбасска узган елның көзендә киткән, разведбүлекчәдә хезмәт иткән, дип яза Челнинские известия.

Владимирны Дан аллеясында җирләделәр, аның исеме «Родина-мать» мемориаль комплексы хәтер диварында язылачак.


Фикер өстәү