Филүс Каһиров җырын башкарып танылган солдат Артур турында: «Көн саен аралашабыз. Без абыйлы-энеле кебек»

Ватанны саклаучылар көнендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонында Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров та катнашкан.

«Болгар радиосы» алып баручылары Филүстән аның «Киек каз юллары»н башкарып танылган, мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов турында да сорашканнар.

Филүс Артур белән даими элемтәдә булуын әйткән. «Артур белән көн саен аралашып торабыз. Бу вакыт эчендә туганлашып беттек. Көн саен диярлек шалтырата, сөйләшәбез, хәлләрен белешәм. Ул минекен белешә. Без хәзер аның белән абыйлы-энеле кебек. Артурның хәлләре яхшы, Аллаһка шөкер», – дип сөйләгән Филүс.

 


Фикер өстәү