Азнакайлы мошенникларга алданып 1 миллион 600 мең сум кредит алган

Азнакай районы полиция хезмәткәрләренә 38 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез кешеләрнең 300 мең сум акчасын урлаулары турында гариза яза.

Тикшерү барышында ачыкланганча, хатын-кызның, мошенниклар күрсәтмәсе буенча, 1 миллион 608 мең сум кредит рәсмиләштерүе ачыклана. Ватсабына шалтыратучы аның белән ФСБ хезмәткәре, аннан Россия Үзәк Банкы вәкиле буларак таныша. Хатын-кыз аңа ышансын өчен әлеге ведомство хезмәткәре булуын раслаучы фотоларга кадәр җибәрә.

Мошенник азнакайлы исеменә кемнеңдер 1 608 000 сум күләмендә кредит рәсмиләштерүен әйтә. Мошенниклык гамәлләрен кисәтү өчен аңа әлеге сумма күләмендә кредит алырга кушыла. Соңыннан ул кредит акчасының 300 мең сумын банкоматтан ала.

Хатын-кыз «банк» хезмәткәре кушуы буенча телефонына мобиль кушымта урнаштыра, аңа телефон аша сөйләшкән кешенең телефон номерын «беркетә». Зыян күрүче 300 мең сум акчаны банкомат аша мошенниклар счетына күчерә. Калган акчаны ул телефондагы кушымта аша мошенникларга күчерергә тиеш була. Бәхеткә, күчерә алмый, кушымта ниндидер хата дип күрсәтә.

 


Фикер өстәү