Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районы администрациясенең төзекләндерелгән бинасын карады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районы администрациясе урнашкан бинада булды. Бинада капиталь ремонт үткәрелгән.

Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде, учреждение эше белән танышты. Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов аңлатма бирде.

Район хакимияте холлында көтеп тору урыннары булдырылган, килүчеләр өчен электрон чират эшли. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка төрле чаралар үткәрелә торган трансформер залны күрсәттеләр.

Роман Фәтхетдинов кыскача ТР Рәисен районның төп социаль-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды. Соңгы 5 елда районда 2,3 млн. кв. м торак, биш мәктәп, 15 балалар бакчасы төзелгән. Шулай ук ике төп мәдәни үзәк – Сәйдәш мәдәният йорты һәм Сәет Галиев мәдәният йорты капиталь ремонтланган. Соңгы 5 елда районда дүрт яңа сәламәтлек саклау объекты барлыкка килгән, 14 парк һәм сквер – республика һәм федераль программалар ярдәмендә, 120 км юл ремонтланган.

Рөстәм Миңнеханов бинаны карау барышында ветераннар – Совет районында эшләгән иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр белән аралашты.

ТР Рәисе мактаулы кунакларның электрон китабында язма калдырды, ул Совет районы администрациясенә уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә ремонтланган бинаны ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин карады.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасына юнәлде, анда бүген Казан шәһәр Думасының хисап сессиясе уза.


Фикер өстәү