“Яшел сигналга сәяхәт” дип исемләнгән әлеге бәйге март-апрель айларында узачак. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланган шигырь һәм хикәяләр кабул ителә.
Бәйгегә гаризаны 1 марттан 4 апрельгә кадәр guncbgd@mail.ru электрон адресына юлларга мөмкин. Бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге шагыйрьләр һәм язучылар катнаша ала.
Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк:
– “Яшь җәяүленең дуслары”. Әлегә номинациягә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен әкият яки фэнтэзи жанрындагы проза әсәрләре кабул ителә.
– “Могҗизалы юллар”. Бу номинациягә исә мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен иҗат ителгән шигырьләр юлларга мөмкин.
Әлеге номинацияләргә юлланган иҗат җимешләренең барысы да 4-12 яшьлек балалар өчен булырга тиеш.
Һәр номинациядә жюри өч җиңүчене билгеләячәк. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә. Бүләкләү тантанасы апрель ахырында булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat