“Внимание всем!” дигән сигналдан соң нәрсә эшләргә икәнен аңлатканнар

Иртәгә хәбәр итү системаларының төзеклеген тикшерү өчен сиреналар кабызылу һәм “Внимание всем!” дигән сигнал бирелүдән куркырга кирәкми. Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре министры урынбасары Радик Гыйсмәтов шулай дип белдергән.

“Куркуга сабышырга кирәкми. Мөмкинлеккә карап, йә радиоалгычны яисә телевизорны кабызыгыз. Анда халыкка нәрсә эшләргә икәне аңлатылачак. Балаларга да әйтегез: сигналдан курыкмасыннар”, – дип өстәгән ул.


Фикер өстәү