Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министры белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигатьнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт йортында узды.

Федераль министрның Казанга эшлекле сәфәр белән килүен искәртик. Төп максаты – Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү системасы Татарстан җирле кече системасы идарә органнарының, көчләре һәм средстволарының әзерлеге турында күчмә координация утырышын уздыру, төбәк территориясендә урнашкан кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булу.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының агымдагы эшчәнлеге, гражданнар һәм территория иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов Россия МЧС башлыгы Евгений Зиничевка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел” медален тапшырды.

 


Фикер өстәү