Электр көтүчене теләгән җиргә куярга ярыймы?

Электр көтүче куяр өчен кемнән рөхсәт алынырга тиеш? Аны теләсә кая урнаштырырга ярыймы? Печәнлек җирләренә рөхсәтсез маллар кертү дөресме?

Зәйтүнә Садыйкова. Зәй районы

Зәй районы Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов:

Бездә андый кешеләр бар. Маллары күбрәк булган бер кеше шулай электр көтүче урнаштырды. Башкалар бер сүз дә әйтмәде. Миңа калса, бу халыкта канәгатьсезлек уятырга тиеш түгел. Тик электр көтүче көтүлек җирләренә урнаштырылырга тиеш. Бу эш кайбер районнарда авыл советы белән дә килештерелеп эшләнә дип беләм. Сүз дә юк, мал тотучы шәхси хуҗалыкның печәнлек җиренә керергә тиеш түгел. Әгәр халык канәгатьсезлек белдерә икән, электр көтүче урнаштырылган җирләр бүлеп алынып, рәсмиләштерелә дә ала.

Фото: 7ogorod.ru


Фикер өстәү