11-13 сентябрьдә узачак сайлауларда Татарстанның 100 блогеры күзәтүче булып эшләячәк.
Бу хакта Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева блогерлар белән очрашу вакытында әйтте.
— Бу безнең өчен яңа тәҗрибә. Әле мондый күзәтүчеләр бездә юк иде, — диде Зилә Вәлиева.