28 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара сирәк авырулар белән авыручылар көне

Бу дата сирәк авыруларны өйрәнү буенча EURORDIS Европа оешмасы инициатива буенча билгеләнә. Шуның өчен аның көне дә гадәти булмаган — 29 февраль көне сайлана. Бу датаны сайлау очраклы түгел. Февральнең 29 нчы көне, үзе үк сирәклек концепциясен символлаштырып, дүрт елга бер тапкыр була. Шул көннең максаты булып итү сирәк авырулар белән авыручыларның проблемаларына игътибар җәлеп итү, алар турында һәм аларның кешеләр тормышына йогынтысы турында хәбәрдар булуны күтәрү тора. Бу елда календарьда әлеге дата юк, ә проблема бар. Сәламәт булыгыз!

231 ел элек (1732) кадет корпусы ачыла

Кадет корпусы – яшьләрне хәрби карьерага әзерләү өчен тулы пансионлы хәрби-уку йорты. Тулы курс тәмамланганнан соң, укучылар хәрби училищеларга гына түгел, югары уку йортларына да имтиханнарсыз кабул ителә.

Кадет корпуслары тарихы 1653 елда Пруссиядә башлана. Соңрак 1715 елда король Фридрих Вильгельм I кадет ротасын формалаштыра, аның башлыгы итеп булачак гаскәр башлыгы – дүрт яшьлек Фридрих Великий билгеләнә.

Россиядә кадетлар корпусы 1732 елда булдырыла. 28 февральдә императрица Анна Иоанновна генерал-фельдмаршал Минихин тәкъдим иткән «Кадетлар корпусы»н төзү планын раслый.

Хәзерге вакытта Суворов, Нахимов кебек училищелар бу корпусларның мирасы булып тора.

88 ел элек (1935) нейлон уйлап чыгаралар

Уйлап табу авторы – Америка химигы Уоллес Хьюм Карозерс.

1939 елда нейлон АКШның бер штат универмагында сатыла башлый. Нейлон оеклар сенсациягә  әверелә. Ярты ел узгач, Нью-Йоркта бер көн эчендә генә 5 миллион пар оек сатыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү