Казанда бер төндә 5 машинаны яндыручының эзенә төшкәннәр

Узган төндә полиция бүлегенә Гудованцев һәм Беломорская урамнарындагы йорт ишегалларында биш автомобиль януы турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Исерек ир-ат Беломорская урамында өч машинаны яндыру белән генә канәгатьләнмәгән, тагын Гудованцев урамы ишегалдына килеп,  ике автомобильне яндырган.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене кайнар эзләр буенча тоткарлаган. Ул 43 яшьлек ир булып чыккан. Аңа карата милекне белә торып юк итү яки бозу турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү