Ана ике баласы янып үлгән өчен судта җавап бирәчәк

Тикшерү мәгълүматлары буенча, балалары туганнан бирле әниләре алар турында кайгыртмаган һәм юньләп таныш булмаган кешеләргә калдырып китә торган булган.

2022 елның декабрендә бер һәм ике яшьлек сабыйларны 19 яшьлек няня карап торган. Бер көнне ул үз эше буенча чыгып китә һәм балаларның үзләрен генә калдыра. Ул чыгып киткәч янгын чыгып, балалр янып үлә. Хәзер бала караучының эше судка тапшырылган.

Әниләренә килгәндә, аңа Россия Җинаять кодексының 156нчы маддәсе (балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү) һәм Россия Җинаять кодексының 125нче маддәсе (куркынычта калдыру) буенча гаеп белдерелгән.


Фикер өстәү