Армиягә чакыру яшен кайчан арттырачакларын әйткәннәр

Россиядә инде быел көзен үк армиягә чакыру яшен арттырырга мөмкиннәр. Федерация Советының Оборона комитеты башлыгы Виктор Бондарев “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Быел язын бу үзгәрешләрне күздә тоткан закон проектын Дәүләт Думасына кертү планлаштырыла. Бу очракта без аны язгы сессиядә кабул итүгә өметләнә алабыз. Кабул ителгән очракта, ул быел көзен үз көченә керәчәк”, – дип аңлатып үткән Бондарев.

Сенатор әйтүенчә, документны Дәүләт Думасына Хөкүмәт кертәчәк. Тәкъдимне оборона министры Сергей Шойгуның узган елның 21 декабрендә Оборона министрлыгы коллегиясендә җиткерүенә бәйле бу. Ул чагында министр чакырылыш яшен этаплап арттыру һәм чик яшьне күтәрү зарурилыгын әйтте.
Исегезгә төшерәбез: хәрби чакырылыш яшен 18дән түгел, ә 21дән башлап, 30га кадәр җиткерү күздә тотыла.


Фикер өстәү